<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>21</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 Күңелем тулы мактау җыры минем
 Телләремнән аксын җир булып.
 Бөеклегәң мактап җырлар идем
 Син, Раббыма, сайрар кош булып.

[V2]
 Ышанычым,минем өметем
 Синдә минем төпле урыным
 Сине мактап нинди җырлар җырлыйм,
 Сүзем саран, тирән уйларым.

[V3]
 Күңелемне тутыр тирән моң белән
 Һәр минутта Сиңа сокланам.
 Кемгә карап кемгә ышаныйм соң,
 Чагыштырыйм Сине кем белән?

[V4]
 Бөтен дөнья тулган нурың белән,
 Синең белән дөнья яктыра.
 Шул нурыңда яктырт мине Ходай
 Шул нурыңда күңелем яктыра.</lyrics>
<title>Күңелем тулы мактау</title>
</song>